Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының сәүдә объектларында кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын арттыру буенча семинарлар үткәрде.
Уздырылган чаралар барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре каралды.
Сатучыларга һәм сатып алучыларга кулланучылар хокукларын яклау һәм сәүдә кагыйдәләрен үтәү өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирелде.
Чара актуаль темалар буенча Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарга аңлатмалар бирелгән буклетлар рәвешендәге белешмәләр тарату белән үрелеп барды.