«Затлы» сәүдә йорты ҖЧҖендә уку семинары уздырдылар

2025 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

Сатучы Россия Федерациясенең 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы таләпләрен һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән расланган ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарларны сату кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә тиеш.

Хокукый документлар белән таныштыру максатында Олы Әтнә авылында урнашкан «Затлы» Сәүдә Йорты ҖЧҖ кибетендә кибет җитәкчелеге һәм сатучылары өчен уку семинары үткәрелде. Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре оештырды.

Сатучыларга сатыла торган товарларга бәяләрне рәсмиләштерү һәм урнаштыру кагыйдәләре, товарлар турында аларның дөрес сайлануын тәэмин итә торган мәҗбүри һәм дөрес мәгълүмат булу зарурлыгы, сатыла торган товарларның яраклылык срокларын тикшереп тору һәм товарларны саклау шартларының үтәлеше турында аңлатылды.

Барлык катнашучыларга да кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә файдалы мәгълүмат тупланган буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International