Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре хезмәт ветераннары пансионатында булдылар. Өлкән буын вәкилләре өчен концерт белән бәйрәм оештырдылар. Ә аннары кулланучылар хокуклары турында лекция үткәрделәр, кулланучылар хокукларын яклау турындагы Законның 18, 22 һәм 29 статьялары кебек мөһим нигезләмәләрен аңлаттылар. Барысына да рус һәм татар телләрендә эшләнгән белешмәләр өләштеләр. Белгечләр ветераннарга Яр Чаллы территориаль органының 8(8552) 71-43-03 кайнар линиясе номеры буенча кулланучылар хокуклары буенча консультацияләр сорап мөрәҗәгать итү мөмкинлеге турында искәрттеләр.