Укучыларга кулланучылар хокуклары турында искә төшерделәр

2025 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Саба районының Арташ урта мәктәбендә өлкән сыйныф укучылары өчен дәрес үткәрде. Көн саен, сатып алулар ясаганда, теге яки бу хезмәтләр алганда – без барыбыз да кулланучылар булып торабыз. Цифрлы технологияләр үсеше заманында сатуның дистанцион алымнары торган саен популярлаша бара, шуңа күрә товарның сыйфатын, аның рекламада яки җитештерүче сайтында белдерелгәнгә туры килүен һәрвакытта да урында тикшереп булмый. Һәм моның белән иртәгә үк бүгенге мәктәп укучыларына очрашырга туры киләчәк.

Гражданнарның хокукый хәбәрдар булуы - җитештерүченең үз өстенә алган йөкләмәләрен үтәвен контрольдә тотуның төп механизмы. 

 Чара барышында мәктәп укучылары белән кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның һәм «Коррупциягә каршы тору турында»гы Федераль законның кайбер нормаларын карадылар. Укучыларга кулланучылар хокукларын яклау буенча ел саен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе үткәрә торган олимпиада турында искә төшерделәр, киләсе уку елында анда актив катнашырга киңәш иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International