Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Саба муниципаль районының «Балкыш» үзәгендә ял итүчеләр һәм дәваланучылар өчен чара үткәрде. Чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый мәгълүмат җиткерү.
Өлкән яшьтәге ял итүчеләр сату кагыйдәләрен аңларга өйрәнделәр, аеруча «Кулланучылар хокукларын яклау» турында РФ Законының хокукый нигезләмәләренә төшенделәр. Очрашу барышында белгеч сатучыларның товар сатканда нинди кагыйдәләрне үтәргә тиешлеген аңлатты, кулланучылар хокуклары бозылу белән очрашкан өлкәннәргә кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында сөйләде. Шулай ук ул сатып алучыларның шикаятьләре һәм мөрәҗәгатьләре ничек каралуы турында сөйләде; конкрет мисалларда сатучы белән сатып алучы арасында килеп чыга торган конфликтлы ситуацияләрнең ничек хәл ителүен аңлатты.
Ял итүчеләргә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикага буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды. Чарада катнашучылар территориаль орган хезмәткәренә оештырылган очрашу һәм кирәкле мәгълүмат биргән өчен рәхмәт белдерделәр.