Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территориаль бүлеге баш белгече белән берлектә Нурлат шәһәренең күпфункцияле үзәгендә Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга консультацияләр үткәрделәр.
Консультация барышында белгечләр кулланучылар базарының төрле өлкәләрендәге кулланучылар сорауларына җавап бирделәр. Кулланучылар тарафыннан тиешле сыйфатта булмаган товарлар сатып алуга яки башкарылган эшнең (күрсәтелгән хезмәтнең) кимчелекләрен ачыклауга бәйле катлаулы мәсьәләләрне хәл итү буенча киңәшләр бирделәр.
Халык арасында аңлату эшләре үткәрү халыкның кулланучылар белеме дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирә, шулай ук кулланучылар базарында хокук бозуларны киметергә ярдәм итә, бу Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлегендә өстенлекле юнәлеш булып тора.