Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре Нурлат шәһәренең «Магнит» кибетендә Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация өстәле оештырдылар. Чараның максаты - халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру һәм кулланучыларның законлы мәнфәгатьләрен яклау.
Кулланучыларга кулланучылар базарының төрле өлкәләренә кагылышлы сораулар буенча консультацияләр бирделәр. Иң күп сораулар бәяләр кую, азык-төлек продуктларына бәяләр арту һәм кассада исәпләгәндә товар бәясе туры килмәгән очракта гамәлләр алгоритмы турында килде. Моннан тыш, кулланучыларны сыйфатсыз товар сатып алган очракта, шул исәптән товарларны дистанцион ысул белән сатып алганда, сатучыларның гамәлләренә шикаять бирү тәртибе кызыксындырды.
Барлык теләүчеләргә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча белешмәләр һәм буклетлар тапшырылды.
Чара барышында кибет сатучыларына идентификация чаралары белән маркировкаланырга тиешле товарларны сатканда закон таләпләре аңлатылды.