Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының сәүдә объектларында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга консультацияләр үткәрде.
Чараның төп юнәлеше - кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларын сатучыларга җиткерү, халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру.
Кулланучыларга кулланучылар базарының төрле өлкәләрендә консультацияләр бирделәр. Кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар, товарлар һәм хезмәтләр иурында кирәкле мәгълүмат булу турындагы, дәгъваларны карау тәртибе һәм сроклары турындагы таләпләр аңлатылды.
Барлык теләүчеләргә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлаткан белешмәләр һәм буклетлар тапшырылды.