Балтачта ярминкә узды, анда җиләк-җимеш, чәчәк культуралары, яшелчәләр утырту материаллары тәкъдим ителде.
Ярминкә барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча киңәшләр бирделәр. Сәүдә кагыйдәләренә кыскача аңлатмалар бирелде. Сату һәм товарда җитешсезлекләр табылу, сатучы тарафыннан кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү сроклары ачыкланган очракта гражданнарның хокукларын яклауга кагылган конкрет мәсьәләләрне карадылар. Кулланучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контакт номерлары белән белешмәләр һәм визит карточкалары тәкъдим иттеләр.