Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Теләче авылындагы «Находка» сәүдә объекты хезмәткәрләре өчен семинар үткәрде, анда кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Сатыла торган товарларга һәм кулланучы почмагына бәяләр рәсмиләштерү кагыйдәләре, товарлар турында мәҗбүри һәм дөрес мәгълүмат булу, кулланучыларның дәгъваларын канәгатьләндерү сроклары, сыйфатсыз товарлар сатканда бәхәсле моментларны хәл итү, товарда җитешсезлекләр табылганда кулланучының хокуклары турында аңлату әңгәмәсе үткәрелде.
Чара кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүмати материал тарату белән үрелеп барды.