Халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатларында гражданнарга консультацияләр бирелде. Чарада Татарстан Республикасының Арча территориаль Дәүләт алкоголь инспекциясе белгече катнашты.
Чара барышында 7 гражданга консультацияләр бирелде. Аларга Кулланучылар законнары нигезләре, дәгъвалар бирү тәртибе һәм аларны карау сроклары аңлатылды. Чара барышында әңгәмә дәвамыда туган мәсьәләләр буенча консультацияләр бирелде.
Кулланучылар өчен уңайлы урында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар, «Вестник потребителя Татарстана» газеталары номерлары урнаштырылды һәм территориаль орган визиткалары таратылды.