Сатучының диодлы лампочкаларга гарантия срогын киметергә хокукы юк

2025 елның 29 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына шәһәр кешесе телефон аша товарга гарантия срогын билгеләү мәсьәләсе буенча Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга аңлатма бирүне сорап мөрәҗәгать итте.

Ир-ат, узган ел ахырында ук, берничә диодлы лампа сатып алган, аларга җитештерүче унике айга тиң гарантия срогын билгеләгән. Ләкин ярты елдан соң, гарантия срогы дәвамында, бер лампа сафтан чыккан. Лампаны яңасына алыштырганнар, шул ук вакытта яңа товарга гарантия срогы беренче товарга срок тәмамланганчы гамәлдә булуын аңлатканнар, ягъни гарантия срогы бер товардан икенчесенә күчкән.

Кулланучыга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 5 маддәсенең 6 пунктына аңлатма бирелде. Гарантияле срок дәвамында  товарда җитешсезлек ачыкланган очракта, сатучы кулланучының таләпләрен канәгатьләндерергә тиеш, мәсәлән, товарны алыштырырга, акчаны кире кайтарырга тиеш, әмма җитешсезлек кулланучы гаебе белән барлыкка килмәгән очракта.

Законның 21 статьясының 2 пункты нигезендә тиешле сыйфатта булмаган товар яңа товарга, ягъни кулланылышта булмаган товарга алыштырылырга тиеш. Товарны алмаштырганда гарантия срогы товарны кулланучыга тапшырган көннән башлап яңадан исәпләнә.

Кулланучыга үз таләпләрен сайларга һәм товар сатучыга язма рәвештә мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә. Бәхәсле хәл килеп чыккан очракта территориаль орган белгечләре хокукый ярдәм күрсәтергә әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International