Җәй җитү белән Чаллы территориаль органының кайнар линиясе телефонына кояштан саклану күзлекләре сатып алу уңаеннан шалтыратулар килә башлый. Шуңа бәйле рәвештә, территориаль орган белгечләре «Конкор оптика» салоны хезмәткәрләре белән профилактик чара үткәрделәр.
Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре игълан ителгән тема буенча гамәлдәге кануннарны аңлатты:
- Азык-төлек булмаган товар буларак сатып алынган кояштан саклану күзлеген сатып алганнан соң 14 көн эчендә аны алыштырырга яки кире кайтарырга була. Әгәр дә күзлек кулланышта булмаса, аның товар кыяфәте, төргәкләре, пломбалары һәм ярлыклары сакланган һәм чегы булган очракта. Әгәр дә товар алмашу өчен яраклы товар булмаса, акчаларны кире кайтаруны таләп итәргә мөмкин.
Ә салон вәкилләре, үз чиратында, күзлекләр сайлаганда игътибар итәргә кирәк булган тәкъдимнәр бирде:
Кояштан саклаучы күзлекләрне дөрес сайлау мода өчен генә түгел, безнең күзләрнең сәламәтлеге өчен дә мөһим. Дөрес сайланган күзлек зарарлы ультрафиолет нурларыннан саклый, күз тирәсендәге тиренең вакытыннан алда картаюын булдырмый һәм челтәр катлау авырулары куркынычын киметә.
Сыйфатлы күзлек сайлауның төп кагыйдәләре:
1. Ультрафиолеттан яклау
Кояштан саклау күзлекләре UVA һәм UVB-нурланыштан тулы яклауны гарантияли торган UV400 маркировкасына ия булырга тиеш.
2. Линза тибы
Лизаның оптималь тибын табыгыз:
- Полярлаштырылган: чагылдыруны киметәләр, күз күремен ачык итә.
- Фотохромлы: яктылыкка карап, караңгылату дәрәҗәсен үзгәртәләр.
- Градиентлы: әкрен генә төснең күчүе аркасында машина йөртүчеләргә туры киләләр.
3. Күзлек кысасының дөрес формасы
Күзлекләр сезнең йөз формасына туры килергә тиеш:
- Түгәрәк йөз өчен квадрат яки турыпочмаклы кысалар сайлагыз.
- Квадрат йөз ияләренә түгәрәк кысалар туры килә килә.
- Озын битле кешеләргә киң кысалар камил.
4. Утырту җайлылыгы
Идеаль күзлек, дискомфорт тудырмыйча һәм күз янындагы тиренең шактый зур өлешен каплап, йөздә яхшы теркәлә.
5. Кысалар эшләнгән чималлар
Әзерләү материалларына игътибар итегез:
- Җиңел һәм гипоаллергенлы металл кысалар.
- Пластмасстан эшләнгән кысалар уңайлы.
Агачтан эшләнгәннәре үзенә бер шарм һәм экологик төс бирәләр.
6. Өстәмә аксессуарлар
Чехол һәм тәрбияләп тору чаралары сезнең күзлекләрегезне куллану вакытын озайтырга ярдәм итә.
Сатып алган вакытта продукциянең сыйфатына һәм бренд репутациясенә игътибар итегез. Бу рекомендацияләрне үтәгәндә, сез үзегезгә туры килә торган кояштан саклаучы күзлекләрне дөрес сайлый алачаксыз.