Олы Әтнә авылында җомга базары узды

2025 елның 3 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре даими рәвештә сатучылар өчен семинарлар үткәрә. Чираттагы очрашу Олы Әтнә авылында авыл хуҗалыгы һәм көнкүреш товарлары базарында узды.

Әтнә районында мондый базар атна саен җомга көннәрендә эшли. Сатып алучылар аны түземсезлек белән көтәләр, һәм бирегә сыйфатлы товарны арзанрак сатып алу нияте белән киләләр.

30 майда базарда сатып алучыларга җитештерүчеләрнең авыл хуҗалыгы продукциясе, хуҗалык, көнкүреш товарлары белән беррәттән үсентеләр, агач-куаклар кебек сезонлы товарлар да тәкъдим ителде.

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре сатучыларга кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларын җиткерделәр, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары белщн товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүматлы брошюралар һәм буклетлар тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International