Баулы районы җирле үзидарә органы хезмәткәрләре өчен чара уздырдылар

2025 елның 3 июне, сишәмбе

Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Кадрия Галиева Баулы муниципаль районы җирле үзидарә органы вәкилләре өчен укыту чарасы үткәрде. Очрашу кулланучылар хокукларын яклау механизмнары турында мәгълүмат дәрәҗәсен арттыруга һәм муниципаль структуралар арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлдерелгән иде.

Чара кысаларында катнашучыларга законнардагы актуаль үзгәрешләр тәкъдим ителде, гражданнарның типик мөрәҗәгатьләре, шулай ук кулланучылар базарында киң таралган проблемалар турында фикер алыштылар. Хокук бозуларны профилактикалау, халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру һәм гражданнарның мөрәҗәгатьләренә вакытында җавап бирүнең мөһимлегенә аерым игътибар бирелде.

Чара диалог форматында узды. Район хакимияте вәкилләре үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, үз эшчәнлекләрендәге практик очраклар белән уртаклаштылар һәм профильле белгечләрдән тәкъдимнәр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International