Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Аксубай районындагы Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Ирина Ершова хуҗалык субъектлары белән сәүдә, хезмәт күрсәтү һәм кулланучылар хокукларын яклау кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләре буенча семинарлар үткәрде. Чаралар кулланучылар белән килеп чыга торган конфликтлы ситуацияләрне хәл итү мәсьәләләре буенча оешма җитәкчеләренең һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукый грамоталылыгын арттыру максатында үткәрелде.
Мисал өчен, хатын-кызлар киеме кибетендә эш барышында барлыкка килгән яки барлыкка килергә мөмкин булган вәзгыятьне, сорауларны тикшерделәр:
- Кулланучының товарны ничә көннән кире кайтарырга хокукы бар?
Белгеч аңлатканча, ниндидер сәбәп аркасында сатып алучыга туры килмәгән әйберне сатып алу көнен санамыйча, ике атна эчендә кайтарып була. Эшләнмә товар сыйфатында булырга тиеш: әгәр күлмәк сатып алганнан соң, бер тапкыр киеп, пычратсалар, аны, әлбәттә, кабул итмәячәкләр. Кимчелекле товарны кибеткә гарантия срогы дәвамында тапшырырга мөмкин (гарантия вакыты әйберләрне тапшыру көненнән башлана, ә сезонлы товарлар өчен - сезон башланганна). Әгәр бу чор беркайда да язылмаган булса, ул ике ел дәвам итәчәк.
Әгәр сатучыга мөрәҗәгать иткәннән соң аңа шундый ук әйбер тәкъдим итмәсәләр, яки, мәсәлән, башка зурлыктагы модель тәкъдим итсәләр, ә аннары, әгәр әйбер туры килмәсә, сатып алу бәясен өч көн эчендә компенсациялиләр икән, кулланучы акчаны кире кайтаруны таләп итә ала.
Күп кенә кибетләр товарларны рекламалау өчен мессенджерларда төркемнәр һәм каналлар булдыра, сатуның мондый төре дистанционга карый. Онлайн-заказларны кире кайтаруның үз кагыйдәләре гамәлдә: кулланучы эшләнмәдән аны алганчы теләсә кайсы вакытта, шулай ук аннан соң җиде көн эчендә баш тартырга мөмкин. Әгәр сатучы язма рәвештә кире кайтару сроклары турында мәгълүмат бирмәгән икән, сатып алучы эшләнмәдән өч ай эчендә баш тарта ала. Сатучы, башка товар тәкъдим итмичә, әйбернең бәясен кире кайтара ала. Акча ун көн эчендә кире кайта.
Сәүдә объектлары вәкилләре белән очрашу файдалы булды, шулай ук буклетлар рәвешендәге мәгълүмати материал таратылды.