Азнакай районында хуҗалык субъектлары өчен уртак күчмә чаралар уздырылды

2025 елның 4 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Ирина Синица Азнакай муниципаль районы Башкарма комитеты вәкилләре, ТР буенча ЭЭМ хезмәткәре, алкоголь сәүдәсе вәкиле белән берлектә Азнакай шәһәре һәм районы хуҗалык субъектлары өчен күчмә чара үткәрде.

Чара хуҗалык субъектларында алкогольле һәм спиртлы продукция белән легаль булмаган сәүдә итү очракларын ачыклау һәм булдырмауга, сыра һәм сыра эчемлекләре сату турында декларацияләр бирү срокларын бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән.

 Хезмәткәр хуҗалык итүче субъектларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-I номерлы РФ Законының төп маддәләрен, РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карарын аңлатты. Хуҗалык итүче субъектлар Әлмәт территориаль органының алкоголь һәм кулланучылар базары өлкәсендәге белгеченә сораулар бирү мөмкинлегеннән файдаландылар, тулы аңлатмалар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International