Административ хокук бозу кылынган

2025 елның 5 июне, пәнҗешәмбе

Куллану вакыты чыккан ундүрт шешә сыра (16 литр) сату факты буенча тикшерү материаллары Мөслим районы буенча Россия ЭЭМ хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына тапшырылды.

Җитәкче аңлатмасыннан күренгәнчә, сатучылар җитмәү һәм зур йөкләнеш аркасында, товарның яраклылык вакытын карарга өлгермәгәннәр. Планнан тыш документар тикшерү барышында алкоголь продукциясенең бер төрен сату БДАМСка кертелмичә башкарылуы ачыкланган, аңа аларны җитештерүнең һәм әйләнешенең легальлеген раслый торган озата баручы документлар (товар-транспорт накладнойлары) тапшырылмаган.

Шулай итеп, шәхси эшмәкәр РФ КоАП 14.19 маддәсендә һәм РФ КОАП 14.16 маддәсенең 2 өлешендә, 14.43 маддәсенең 2 өлешендә каралган административ хокук бозу кылган. Территориаль орган хезмәткәрләре административ хокук бозулар турында беркетмә төзеделәр. Эш материаллары Мөслим районы буенча җәмәгать судына һәм Татарстан Республикасы Арбитраж судына җибәрелде. Карарлар үз көченә керде, штрафлар түләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International