Яңа кибеттә семинар үткәрделәр

2025 елның 5 июне, пәнҗешәмбе

Арчада яңа кибетләр ачылып тора. Аларның күп булуы, һичшиксез, сатып алучылар өчен уңайлы. Әмма мондый кибетләрнең хуҗалары һәм сатучылары кулланучылар хокукларын яклау кагыйдәләрен белмәскә дә мөмкин. «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы закон нигезләмәләрен аңлату максатында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре сәүдә объекты хезмәткәрләре белән аңлату чаралары үткәрә. Мондый семинарларда һәм очрашуларда еш кына сәүдә заллары вәкилләрен борчыган мәсьәләләр яктыртыла.

Яңа сәүдә объектларында эшләүчеләргә сәүдә кагыйдәләренең төп нигезләмәләре җиткерелде.  Сатыла торган товарларга бәяләрне дөрес рәсмиләштерү һәм урнаштыру, азык-төлек товарларын, сыра һәм спиртлы эчемлекләрне сату үзенчәлекләре, сыйфатлы һәм сыйфатсыз продукцияне алмаштыру һәм кире кайтару, шулай ук сатып алучыларга хезмәт күрсәтү культурасы турында мәгълүмат бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International