Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Чернышевск авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.
Авыл халкы үзләрен кызыксындырган проблемалар буенча консультацияләр алды, алар нигездә сәүдә өлкәсенә кагыла: сыйфатсыз товарны, шул исәптән техник яктан катлаулы товарны кире кайтару, сыйфатсыз хезмәт күрсәтү, гарантияле ремонт үткәрү сроклары.
Авыл җирлеге белгечләре белән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укулар үткәрелде.
Чара барышында катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарга аңлатмалар язылган буклетлар таратылды.