Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре, район хакимияте вәкилләре белән берлектә, Мөслим муниципаль районында яшәүчеләр өчен консультация чарасы оештырдылар. Эш барышында мөрәҗәгать итүчеләргә сыйфатсыз товарлар сатып алуга, сыйфатсыз хезмәтләр күрсәтүгә бәйле килеп туган төрле ситуацияләрне хәл итүдә ярдәм күрсәтелде.
Түбәндәге сораулар яңгырады:
- тиешле сыйфатта булмаган техник яктан катлаулы товарны кире кайтару сроклары;
- дәгъваларны карау сроклары;
- тиешле сыйфатлы товарлар алмашу;
- гарантия буенча товарларны ремонтлау сроклары, шулай ук азык-төлек товарларын сатуга куелган закон таләпләре турында мәгълүмат җиткерелде.
Мөрәҗәгать итүчеләргә гамәлдәге законнар нигезендә тиешле ведомстволар вәкилләре тарафыннан ьаваплар бирелде. Чара кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле юнәлешләр буенча истәлекләр, буклетлар тарату белән үрелеп барды.