Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләренең потенциалын куллану тәҗрибәсен киңәйтү максатларында, күпфункцияле үзәкнең Татарстан Республикасындагы Чистай филиалы бүлегендә Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга консультацияләр үткәрделәр.
Чара барышында кулланучыларга Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның аерым нормалары аңлатылды, шулай ук республикада үзен яхшы яктан күрсәткән «Кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» процесслы чаралар комплексы турында мәгълүмат бирелде. Программа чаралары кысаларындагы эшчәнлекнең өстенлекле юнәлеше булып куллану грамоталылыгын арттыру максатларында халык белән аңлату эшләре алып бару тора.
Кулланучылар белән консультация өстәле үткәрү вакытында кулланучылар базарында гражданнар очрашкан бәхәсле хәлләрне карадылар. Чит ил паспортын рәсмиләштергән бер гражданинга «Россия Федерациясендә туристлык эшчәнлеге нигезләре турында» 1996 елның 24 ноябрендәге 132-ФЗ номерлы Федераль законның кайбер нигезләмәләрен аңлаттылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә караган башка мәсьәләләрне дә карадылар.