Яр Чаллы территориаль органы белгечләре кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүмати характердагы чаралар үткәрделәр. Алар Алабуга шәһәренең сәүдә урыннарында кулланучыларның хокукый грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән иде.
Кулланучыларга кулланучылар хокукларын яклау турындагы Законның төп төшенчәләре белән танышу мөмкинлеге бирелде. Чарада катнашучыларга законның товарлар сатканда (эшләр башкарганда, хезмәтләр күрсәткәндә) кулланучылар һәм җитештерүчеләр, башкаручылар, сатучылар арасында барлыкка килә торган мөнәсәбәтләрне җайга салуы; кулланучыларның тормышы, сәламәтлеге, мөлкәте һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркынычсыз булган тиешле сыйфатлы товарлар (эшләр, хезмәтләр) сатып алуга хокукларын билгеләве турында сөйләделәр; товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) һәм аларны җитештерүчеләр, сатучылар турында мәгълүмат алу - мәгърифәтчелек, шулай ук бу хокукларны гамәлгә ашыру механизмын билгели.
Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча буклетлар тәкъдим иттеләр, шулай ук Алабуга шәһәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органының «Кайнар линия» телефоны турында мәгълүмат җиткерелде: 4-52-12.