«Чәчәкләр» кибетендә семинар үткәрделәр

2025 елның 10 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органында әйдәүче белгеч-эксперт Теләче районының Теләче авылында урнашкан «Чәчәкләр» кибетендә сатучы өчен Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнарны үтәү мәсьәләләре буенча семинар үткәрде.

Чараның юнәлеше - РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларын, сәүдә кагыйдәләрен сатучыга җиткерү.

Чара азагында кулланучылар өчен төрле товарлар һәм хезмәтләр турында брошюралар һәм буклетлар таратылды. Аларда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары турында мәгълүмат бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International