Кулланучыга сыйфатсыз электр кыскычы өчен акчалар кире кайтарылды

2025 елның 11 июне, чәршәмбе

Әлмәт территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә гражданка сыйфатсыз товар - чәч өчен электр кыскычы сатып алуга шикаять белән мөрәҗәгать итте. Җитешсезлекләр ачыкланганнан соң ул сатучыдан түләнгән акчаларны кире кайтаруны таләп иткән, әмма сатучы кулланучыны товар диагностикасын уздыру өчен авторизацияләнгән сервис үзәгенә җибәргән.

Сервис үзәгендә кулланучыга товарны гарантияле ремонтлауга алу турында акт бирәләр, электр кыскычының техник яктан катлаулы товар булуына һәм сатып алынган көннән соң инде 15 көн узуына сылтама ясап.  Шуңа да карамастан, кулланучы әлеге хезмәттән баш тарта һәм аңлатма сорап Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына мөрәҗәгать итә.

Консультация барышында аңлатылганча, электр кыскычы РФ Хөкүмәтенең 2011 елның 10 ноябрендәге 924 номерлы карары белән расланган техник яктан катлаулы товарлар исемлегенә керми. Димәк, җитешсезлек ачыкланганда, кулланучы ремонт яки алмаштыру гына түгел, ә акчаларны кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы.

Товарны диагностикалаганнан һәм тиешле аңлатмалар биргәннән соң, сатучы кулланучының законлы таләбен канәгатьләндергән һәм акчалар кулланучыга тулысынча кайтарылган.

Исегезгә төшерәбез: сыйфатсыз товар сатып алгансыз икән, Сез Россия Федерациясе законнары нигезендә үз хокукларыгызны яклауга исәп тотарга хокуклы. Бәхәсле хәлләр килеп чыкканда, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына түбәндәге адрес буенча консультация сорап мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез: Әлмәт шәһәре, Шевченко урамы, 88 йорт, тел.: 8(8553)33-67-02.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International