Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре азык-төлек товарларын ваклап сату буенча эшчәнлек алып баручы В.В. Әхмәтшина кибете сатучылары өчен семинар үткәрделәр.
Чараның төп юнәлеше - сатучыларга кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларын җиткерүдән гыйбарәт. Сатыла торган товарларга бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләре аңлатылды. Чара азагында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары тупланган, кулланучылар өчен товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүматлы брошюралар һәм буклетлар таратылды.