Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй муниципаль районы буенча бүлеге хезмәткәрләре ир-ат тарафыннан «Этил спирты, 95%лы этанол» дип язылган үтә күренмәле 100 мл сыйдырышлы пыяла шешә сату очрагын ачыклаган. Табылган сыеклыкның гомуми күләме 10,09 литр тәшкил итә. Барлык продукция конфискацияләнде һәм алга таба тикшерү өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләренә тапшырылды. Административ тикшерү уздырылды, аның материаллары суд инстанциясенә җибәрелде.
Шунысын да ассызыклап үтәргә кирәк, фигурант элегрәк күп тапкырлар закон бозган өчен — спиртлы товарларны саткан өчен административ җәзаларга дучар ителгән инде. Штрафлар түләнүгә карамастан, ир-ат даими рәвештә тыелган эшчәнлек белән шөгыльләнүен дәвам иткән, бу Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 14.1 маддәсенең 2 өлеше нигезендә хокук бозу составын тәшкил итә.
Хәзер эш, тиешле суд акты чыгару өчен, Татарстан Республикасы Түбән Кама шәһәр судына тапшырылды.