Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты Илшат Бәдретдинов Кукмара муниципаль районының Мамашир авыл җирлегендә гражданнар белән очрашу үткәрде. Чараның максаты - халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру, кулланучылар базарында хокук бозуларны киметү, кулланучылар хокукларын яклауның нәтиҗәле һәм һәркем файдалана алырлык системасын булдыру.
Гражданнар техник яктан катлаулы көнкүреш товарларында, аяк киемнәрендә, мебельдә һәм башкаларда җитешсезлекләр барлыкка килгәндә кулланучылар хокуклары мәсьәләләре белән кызыксындылар. Барлык сорауларга да кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнар нигезендә бозылган хокукларны гамәлгә ашыру тәртибе турында җентекле җаваплар һәм аңлатмалар бирелде.
Чара мәгълүмат буклетлары һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы тарату белән үрелеп барды.