Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына Россия ЭЭМның Бөгелмә районы буенча идарәсенең Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлегеннән физик затларның спиртлы продукцияне законсыз сатуын ачыклау факты буенча материал килде.
Тикшерү барышында 5,5 литр күләмендә 2 шешә спиртлы продукция тартып алынды.
Күрсәтелгән гамәлләрдә административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 14.17.1 маддәсендәге 1 өлешендә (физик зат тарафыннан алкогольле һәм спиртлы азык-төлек продукциясен законсыз рәвештә ваклап сату), шулай ук РФ КоАП 15.12 маддәсендәге 4 өлешендә (маркировкасыз һәм (яки) мәгълүмат бирмичә алкоголь продукциясе әйләнеше) каралган административ хокук бозулар билгеләре бар.
Әлеге факт буенча Әлмәт территориаль органы тарафыннан административ хокук бозу турында эш кузгатылган. Хәзерге вакытта административ тикшерү үткәрелә.