Кукмара районы кибетләрендә семинарлар уздырдылар

2025 елның 17 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Кукмара районында үз эшчәнлеген алып баручы азык-төлек кибетләре сатучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча семинар үткәрде.

Семинар кысаларында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп таләпләре, сәүдә кагыйдәләре, шулай ук сәүдә объектларының үзенчәлегенә бәйле булган чикләүләр турында сораулар кузгатылды. Сатучыларның кулланучыларга товар сатудагы төрле ситуацияләре һәм гамәлләре каралды. Шулай ук сатучыларның игътибары сатыла торган товарларның яраклылык срокларын контрольдә тотуны көчәйтүгә, сатыла торган товарларның саклау шартларын үтәүгә һәм товар күршелегенә дә юнәлтелгән иде.

Катнашучыларга алкоголь продукциясен һәм сыраны ваклап сату өлкәсендәге законнарның төп нигезләмәләре турында аңлатмалар бирелде.

Чара мәгълүмат буклетлары һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы тарату белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International