Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Саба районының «Балкыш» тернәкләндерү үзәгенә килүчеләр өчен укыту чарасы үткәрделәр. Чараның максаты - кулланучыларга товарлар сатып алганда һәм хезмәтләр, шул исәптән финанс хезмәтләре алганда, аларның хокукларын һәм бурычларын аңлату.
Очрашу барышында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормалары җиткерелде. Чыгыш кызыксындырган сораулар буенча телдән консультация белән үрелеп барды. Сөйләшү темасына кагылышлы буклетлар, «Вестник потребителя Татарстана» газетасын тәкъдим иттеләр. Коррупциягә каршы юнәлештәге һәм финанс белеме буенча мәгълүмат бирелде. Катнашучылар техник яктан катлаулы булмаган сыйфатлы товарларны кайтару сроклары һәм аяк киемнәрен алмаштыру яки кире кайтару үзенчәлекләре белән кызыксындылар. Кулланучының тиешле сыйфатлы товар алмашу хокукы турындагы маддәсе җентекләбрәк аңлатылды.