Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының «Алып-Хан» сәүдә йортында кизү торды.
Кизү вакытында кулланучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга нигезләнеп, кулланучыларга һәр конкрет ситуациядә гамәлләр алгоритмын аңлаттылар.
Гражданнар күпләп җыела торган урыннарда кизү тору нәтиҗәсендә базарларда эшчәнлек алып баручы шәхси эшмәкәрләрнең гамәлләренә һәм гамәл кылмауларына керә торган мөрәҗәгатьләр саны кими.
Чара барышында сатып алучыларга һәм шәхси эшмәкәрләргә мөстәкыйль өйрәнү өчен кулланучылар хокукларын яклау буенча мәгълүмати материаллар таратылды.