2025 елның 20 июнендә Мамадыш районы хакимияте бинасында 2025 елның 5 ае йомгаклары буенча алкоголь һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды.
Комиссия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инпекциясе җитәкчесе Әхмәтханов Җәүдәт Йосыф улы, Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Гарипов Рәшит Мөхәммәтдин улы, Чаллы территориаль органы башлыгы Вафина Гөлшат Тавис кызы, «Алкоторг» ҖЧҖ директорының сату буенча урынбасары Минһаҗетдинов Илдар Рафис улы, алкоголь һәм сыра продукциясе, шулай ук алкоголь һәм сыра продукциясен сатучы эшмәкәрләр һәм оешмалар вәкилләре катнашты.
Утырышта алкоголь продукциясен сату, шул исәптән Татарстан Республикасында җитештерелгәнен дә, Татарстан Республикасында җитештерелгән алкоголь продукциясен сату буенча план күрсәткеченең үтәлеше, кертелгән аракының чагыштырма күләменең норматив күрсәткечен үтәү мәсьәләләре каралды. Утырыш барышында алкоголь продукциясен сатуның кимү сәбәпләре ачыкланды, алкоголь базарындагы вәзгыятьне яхшырту чаралары билгеләнде.
Соңыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов киңәшмәгә йомгак ясады, максатчан күрсәткечләрне үтәү өчен район җитәкчелеге алдында торган максатларны һәм бурычларны билгеләде, үз чиратында эшмәкәрләргә эшчәнлекләрендә барлыкка килә торган проблемалы мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм күрсәтергә тәкъдим итте.