22 июньдә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә. Нәкъ 84 ел элек илебездә яшәүче 200 миллионга якын кешенең дөньясы ике чорга бүленә: «сугышка кадәр» һәм «аннан соң». Нәкъ менә шул вакытта Бөек Ватан сугышы башлана. Арча шәһәрендә фаҗигале көннәр вакыйгаларына багышланган «Хәтер шәме» дип аталган акция узды. Чарада катнашучылар киләчәк буыннар азатлыгы өчен үз гомерләрен биргән геройларны искә алдылар. Җыелучылар арасында ветераннар, мәртәбәле кунаклар һәм шәһәр халкы да бар иде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Ватанны саклаучыларның батырлыгын шәмнәр белән мәңгеләштерделәр. Параллель рәвештә мондый чаралар шулай ук Кукмара шәһәрләрендә, Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәдә һәм Теләче авылында да узды. Батырлар турында хәтерлибез икән, аларның батырлыклары мәңгелек!