22 июньдә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә. Нәкъ 84 ел элек илебездә яшәүче 200 миллионга якын кешенең дөньясы ике чорга бүленә: «сугышка кадәр» һәм «аннан соң». Нәкъ менә шул вакытта Бөек Ватан сугышы башлана. Арча шәһәрендә фаҗигале көннәр вакыйгаларына багышланган «Хәтер шәме» дип аталган акция узды.
2021 елның 22 июнендә Россиядә һәм элекке Советлар Союзының башка илләрендә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә. 80 ел элек бу көнне Бөек Ватан сугышы башланган, ул 27 миллионнан артык кешенең гомерен өзгән.