Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләре «Магнит» һәм «Пятерочка» кибетләрендә кулланучыларның хокукый грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән мәгълүмати-агарту акцияләре үткәрделәр.
Чараларның төп максаты – гражданнарга товарлар сатып алганда һәм хезмәтләр алганда аларның хокуклары турында мәгълүмат бирү, шулай ук халыкның хокукый грамоталылыгын арттырудан гыйбарәт.
Чара барышында белгечләр азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларны кире кайтару һәм алмаштыру, ремонт срокларын, гарантия срокларын үтәү, шулай ук сыйфатсыз товарлар сатып алган очракта гамәлләр кылу тәртибен аңлатып консультацияләр үткәрделәр.
Мөрәҗәгать иткән кулланучыларга сыйфатсыз товарлар һәм хезмәтләр сатып алуга бәйле килеп туган төрле ситуацияләрне хәл итүдә ярдәм күрсәтелде.
Чара кулланучылар хокуклары турында мәгълүмат белән истәлекләр, буклетлар тарату белән үрелеп барды.