Ачык һавада кулланучылар белән танып белү әңгәмәсе үткәрелде

2025 елның 24 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Арча шәһәренең Җиңү паркында кулланучылар белән агарту әңгәмәсе үткәрде. Аралашу барышында кулланучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде. 

Чара кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә белемнәрне булдыру һәм арттыру, кулланучылар базарында конфликтлы хәлләр килеп чыкмасын өчен, ә алар килеп чыкканда мәсьәләләрне закон нигезендә хәл итү максатында уздырылды.

Гражданнардан түбәндәге сораулар керде:

- үлчәме буенча туры килмәгән тиешле сыйфатлы асылмалы челтәрне алмаштыру турында;

- яраклылык срогы чыккан товарлар сатып алганда нишләргә, кая мөрәҗәгать итәргә;

- товар бәясе күрсәтелгән бәягә туры килмәсә, нишләргә.

Барлык катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле мәгълүматлы брошюралар һәм буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International