Халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру, кулланучыларның законлы мәнфәгатьләрен яклау максатларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре «Балалар дөньясы» кибетендә Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация өстәле оештырдылар. Чара барышында кулланучыларга белешмәләр өләштеләр, балалар киеме һәм аяк киеме сайлау буенча киңәшләр бирделәр.
Балалар товарларын сатып алганда товарның маркировкасына аерым игътибар итәргә кирәк. Балалар товарларына таләпләр «Балалар һәм яшүсмерләр өчен билгеләнгән продукциянең куркынычсызлыгы турында» ТР ТС 007/2011 Таможня берлегенең Техник Регламенты белән билгеләнгән. Әлеге техник регламент балалар ассортименты товарларына органолептик, химик, биологик, физик, механик күрсәткечләр буенча мәҗбүри куркынычсызлык таләпләрен билгели, шулай ук балалар киемнәре һәм аяк киемнәре әзерләү өчен кулланыла торган материаллар составына, әлеге товарларның конструктив үзенчәлекләренә таләпләрне үз эченә ала.
Балалар киемен сайлаганда аның уңайлылыгын һәм матурлыгын гына түгел, ә барыннан да элек гигиеналылыгын, куркынычсызлыгын, һәр яшьтә баланың физиологик һәм психологик үсеше үзенчәлекләренә туры килүен дә исәпкә алырга кирәк.
Балалар киеменә материалларның матурлыгын, баланың яшенә һәм гәүдә төзелешенә туры килә торган композицион чишелешнең яңалыгын һәм нәфислеген күздә тоткан эстетик таләпләр дә куела. Балалар киеменә куела торган эстетик таләпләргә ачык, бай яки нәфис төсмерле материаллар җавап бирә.
Шул рәвешле, функциональлеккә туры килә торган балалар киемен сайлау аның комфортына һәм үз-үзен тотышына уңай йогынты ясый.