Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Венера Өметбаева Яшел Үзән шәһәренең «Факел» яшүсмерләр спорт клубы спортчылары өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча лекция оештырды.
Балалар «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы закон һәм кулланучыларның төп хокуклары белән таныштылар. Тренажер заллары һәм фитнес-клублар хезмәтләр күрсәткәндә кулланучыларның хокукларын барладылар, тренажер залын сайлаганда һәм анда булганда, шулай ук килешү төзегәндә түбәндәгеләргә игътибар итәргә кирәк:
- тренажер залы Сезнең иминлекне тәэмин итәргә тиеш;
- спорт хезмәтләре һәм кулланучыларга хезмәт күрсәтү шартлары кулланучыларның тормышы, сәламәтлеге һәм мөлкәте һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркынычсыз булырга тиеш.
Дәресләрне калдырган очракта нишләргә кирәклеге турында сөйләделәр. Хезмәтләрдән баш тарту хокукын һәм шартнамәне өзү шартларын белделәр.
Чара барышында алар шөгыльләнә торган спорт учреждениесенең килүчеләргә карата үз бурычларын үтәвенә генә түгел, ә күрсәтелә торган физкультура-савыктыру хезмәтләренең сыйфат һәм куркынычсызлык таләпләрен дә үтәвенә инандылар.
Балалар шулай ук буклетлар рәвешендәге мәгълүмати материал белән, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарга аңлатмалар белән таныштылар.