Мәктәп яны лагеренда чара уздырдылар

2025 елның 26 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы консультанты Венера Өметбаева Яел Үзән шәһәрендә 5 гимназиясенең мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар өчен кулланучылар хокукларын яклау буенча укыту чарасы уздырды.

Сатып алучыларның хокуклары, сыйфатсыз товар сатып алу яки сыйфатсыз хезмәт алу очрагында нишләргә, шулай ук үз мәнфәгатьләреңне яклау өчен кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында сөйләде. Аннары «Син закон турында нәрсә беләсең?» дигән темага зур булмаган конкурс үткәрде. Балалар сорауларга актив җавап бирделәр, иң актив катнашучыларга, әлбәттә, бүләкләр бирелде.

Очрашуның төп максаты - укучыларда кулланучының кем булуы, аның нинди хокуклары булуы һәм тормышта аларны яклый белүнең мөһимлеге турында күзаллау формалаштыру. Мондый чаралар укучыларның хокукый грамоталылыгын күтәрүгә ярдәм итә, аларны кечкенәдән үк аңлы һәм җаваплы кулланучылар булырга өйрәтә.

Укучылар буклетлар рәвешендәге мәгълүмати материал, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарга аңлатмалар белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International