Халыкның хокукый грамоталылыгын формалаштырабыз

2025 елның 27 июне, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре «Юмарт» ҖЧҖ сәүдә объектында (Балтач районы) уку семинары үткәрде.

Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә норматив актларның төп нигезләмәләре, аларны куллану тәртибе, норматив документлар таләпләрен үтәү, кулланучылар өчен куллану үзенчәлекләре һәм продукция составы өлешендә дөрес мәгълүмат бирү каралды. Кулланучының төп хокуклары турында сөйләштеләр; кулланучы таләбе буенча сатучылар нинди документлар һәм мәгълүмат бирергә тиешлеге һәм башка сораулар күтәрелде.

Чара азагында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар һәм территориаль орган реквизитлары белән визиткалар таратылды.

Мондый чараларны үткәрү халыкның хокукый грамоталылыгын формалаштыру өчен кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International