Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина сәүдә объектында сатучылар һәм сатып алучылар өчен кулланучыларның хокукый грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән чара үткәрде.
Чара барышында катнашучыларга сыйфатсыз товар сатып алганда, тиешле сыйфатлы товар алмашканда кулланучының гамәлләре алгоритмы һәм башкалар аңлатылды.
Кулланучының нәкъ менә дөрес тәртибе күп очракта вакытны юкка сарыф итмәскә, дөрес гамәлләр кылырга, хокукларны бозу мөмкинлеген булдырмый калырга, ә әгәр ул булган икән – гадел чишелеш табарга мөмкинлек бирә.
Чара территориаль органның контакт мәгълүматлары белән мәгълүмати материал – кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча истәлекләр, буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы тарату белән үрелеп барды.