Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында брифинг

2013 елның 19 ноябре, сишәмбе

2013 елда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучылар хокукларын яклау буенча эшчәнлеге кисәтү һәм профилактик чараларны куллануга комплекслы төстә якын килүгә нигезләнде. Мәгълүм булганча, Татарстан Республикасы территориясендә кулланучылар хокукларын яклауның нәтиҗәсен яхшырту максатыннан чыгып, беренче тапкыр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 29.09.2012 ел, №814 карары белән расланган “2013–2015 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” дигән озак сроклы максатчан программа кабул ителде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе ел башыннан бирле  гражданнардан алынган 18615 мөрәҗәгатьне карап тикшерде, бу  узган елдагы күрсәткечкә карата 4,2 процент тәшкил итә. Шулардан 85,8 проценты сәүдә өлкәсенә; 8,3 проценты – көнкүреш хезмәтләре күрсәтүгә; 1,1 проценты – торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә; 4,8 проценты башка төрле хезмәтләр күрсәтүгә туры килә. Мөрәҗәгатьләрнең 87,5 проценты судка кадәр тәртиптә кулланучылар файдасына хәл ителде.

Сәүдә өлкәсе буенча алынган мөрәҗәгатьләрнең гомуми саныннан 85,9 проценты товарлар һәм хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатсыз булуына бәйле.

Кулланучылар базарының иң зур борчу тудырган секторлары буенча хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре белән профилактик эш көчәйтелде, эшмәкәрләр өчен барлыгы 1066 чара үткәрелде, шул исәптән укыту-өйрәтү семинарлары (95), “Түгәрәк өстәл”ләр (191), лекцияләр (95), киңәшмәләр (117), эшлекле очрашулар (568) һ.б.

2013 елның 10 аенда кулланучыларга 895 дәгъва, 176 дәгъва гаризасы проекты (шул исәптән октябрьдә – 12) төзүгә ярдәм ителде.

Кулланучылар хокукларын яклау турында эшләр буенча 164 суд утырышында катнашылды. 2013 елның 10 аендагы суд процесслары йомгаклары буенча 75 кулланучының дәгъвасы тулысынча яки өлешчә канәгатьләндерелде (барлыгы 6229,5 мең сумлык).

Телевидение һәм радиода кулланучыларга кагылышлы законнар мәсьәләләре буенча тапшырулар эфирга чыгарылып килә (шул исәптән “Россия-Татарстан” телерадиокомпаниясендә 8 тапшыру, шулардан телевидениедә 4 тапкыр “Компас потребителя” һәм радиода 4 тапкыр “Вектор потребителя” дигән тапшырулар булды).

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре ел башыннан бирле барлыгы 812 күчмә кабул итү үткәрде, шулар барышында 2224 гражданинның гозере тыңланды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе яраклылык срогы чыккан 1,5 миллион сумлык товарның сатуга чыгуына юл куймау буенча кисәтү чаралары күрде.

 

“Кайнар линия” телефоннары:

1)    кулланучылар хокукларын яклау буенча: 8 (843) 277-94-96

2)    хәмер буенча: 8 (843) 278-92-79.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International