Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә агарту дәвам итә

2025 елның 1 июле, сишәмбе

Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидлар өчен тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр белән чираттагы очрашу үткәрделәр.

Белгечләр айга бер тапкыр ял итүчеләр белән очраша, тематик әңгәмәләр, ликцияләр, шәхси консультацияләр үткәрә һәм дәгъва хатлары төзүдә ярдәм күрсәтә, кулланучылар базары өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итүдә киңәшләр һәм тәкъдимнәр бирә. Очрашу саф һавада «Изгелек» үзәгенең йорт яны территориясендә узды. Чара ял итүчеләр һәм белгечләр арасында турыдан-туры диалог формасында алып барылды.

Ял итүчеләр кулланучыларның төп хокуклары, сыйфатсыз товар сатып алганда килеп чыгарга мөмкин булган теге яки бу ситуацияләрне хәл итү механизмы белән таныштылар. Барлык очракларда да кулланучыларны яклауга "Кулланучылар хокукларын яклау турында" 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законы килә, тик язма дәгъва белдерүне сузмаска гына кирәк. Аңлаешлы булсын өчен практикадан мисаллар китерелде.

Чарада катнашучыларның барысына да квалификацияле һәм тулы җаваплар бирелде, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән кулланучылар өчен белешмәләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International