Хуҗалык субъектлары белән семинарлар үткәрделәр

2025 елның 1 июле, сишәмбе

Кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын арттыру максатларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре хуҗалык итүче субъектлар белән семинарлар үткәрә.

Чаралар барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре карала.

Чаралар уздырылган вакытта катнашучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законының аерым статьялары аңлатылган буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International