Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре «Мирас+» ҖЧҖ сәүдә объектында (Әтнә районы) кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә сатучылар өчен семинар үткәрде.
Сатучыларга товарларны ваклап сату-алу килешүе, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нигезендә сату кагыйдәләренә аңлатмалар бирелде. Сатыла торган товарларга һәм кулланучы почмагына бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләре, сатучы һәм товарлар турында мәҗбүри һәм дөрес мәгълүмат булу, оешманың элмә тактасы һәм товарлар турында рус телендә мәгълүмат булу, товарларның яраклылык срокларын һәм саклау шартларын күзәтү, сәүдә объектында сатыла торган азык-төлек товарларын урнаштыру һәм төргәкләү таләпләре турында консультацияләр бирелде.
Шулай ук сәүдә объектында сатыла торган товарларга, бигрәк тә сөт продукциясенә, ит продукциясенә, казылык һәм консерв әйберләренә һәм тиешле документлар таләп ителә торган башка продукциягә туры килү сертификатлары һәм сыйфат таныклыгы булу мәҗбүри санала. Чара кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә буклетлар тарату белән үрелеп барды.