Танып белергә беркайчан да соң түгел

2025 елның 2 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләренең Чаллы шәһәре хезмәт ветераннары пансионатында ял итүчеләр белән очрашуы булды. Бу юлы лекция матур паркта, пансионат территориясендә үткәрелде.  Ял итүчеләр өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча лекция үткәрелде. Белгечләр ял итүчеләрне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеге һәм функцияләре турында таныштырдылар, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп маддәләрен ачтылар.

Чарада катнашучыларның барысына да, алга таба законны мөстәкыйль өйрәнү өчен, рус һәм татар телләрендә буклетлар тапшырылды.

Чара барышында белгечләр кулланучылар базары өлкәсендә ял итүчеләрнең сорауларына җавап бирделәр. Очрашуда катнашкан һәр кешегә индивидуаль якын килү күзәтелде. 

Хезмәт ветераннары өчен пансионатта очрашулар – тыңлаучының һәм белгечнең уртак иҗади эше, ял итүчеләр һәрвакыт канәгать, рәхмәтле булып калалар һәм мондый чаралар белән кызыксынуларын белдерәләр, чөнки танып белү - беркайчан да соң түгел һәм яшь моңа комачауламый! Һәр очрашуның төп максаты - халыкның кулланучылар һәм хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү, нәтиҗәдә – актив, грамоталы һәм ышанычлы кулланучы тәрбияләнә.

Ял итүчеләргә үз хокукларыңны яклау өчен Яр Чаллы территориаль органының «Кайнар линия» телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин дигән мәгълүмат җиткерелде: 8(8552) 71-43-03.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International