Законнарны белмәү җаваплылыктан азат итми

2025 елның 2 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына шәхси эшмәкәргә карата Түбән Кама шәһәре территориясендә урнашкан павильонда сыра продукциясен законсыз сату факты буенча тикшерү материалы керде.

Стационар булмаган сәүдә объектында алкоголь продукциясе әйләнештә булган, аңа җитештерүнең һәм әйләнешнең легальлеген раслаучы һәм озата баручы документлар күрсәтелмәгән, мәгълүмат БДАМСта теркәлмәгән.

Вакыйга урынын карау беркетмәсе нигезендә, 58,1 литр күләмендә әлеге алкоголь продукциясе Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан тартып алынган, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына тапшырылган.

Шәхси эшмәкәр аңлатмасына караганда, сыраны ул Мәскәү базарында товар үткәрү документларыннан башка, Түбән Кама шәһәренең сәүдә объектларында сату өчен сатып алган. Бу мәсьәләдә үзенең хәбәрдар булмавы аркасында ул алкоголь продукциясен законнарны бозып саткан.

Әлеге факт буенча территориаль органның контроль-инспекция бүлеге белгечләре тарафыннан планнан тыш документлар тикшерүе уздырылган.

Шәхси эшмәкәрне административ җаваплылыкка тарту турындагы карарны ТР Арбитраж суды һәм Түбән Кама җәмәгать суды кабул итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International