Мәктәп яны лагеренда чара уздырдылар

2025 елның 2 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Түбән Кама шәһәренең 28 нче урта мәктәбендә мәктәп яны лагере балалары өчен «Яшь кулланучы» дип аталган квест үткәрделәр.

Чара барышында укучылар товарның яраклылык вакытын билгеләргә өйрәнделәр, билгеле бер критерийлар буенча туры килмәгән очракта нинди сыйфатлы товарларны алыштырырга яки сатучыга кайтарырга мөмкин икәнен белделәр, товарны дистанцион ысул белән сатып алу шартлары турында сөйләштеләр. 

Балалар биремнәрне бик теләп үтәделәр, нәтиҗәдә кулланучылар хокукларын яклау буенча бик күп файдалы һәм кирәкле мәгълүмат кына түгел, уңай хис-кичерешләр дә алдылар.

Очрашу азагында белгечләр балаларның кулланучылар хокуклары өлкәсендәге белемнәрен сораштыру рәвешендә тикшерә алдылар. Үз чиратында, укучылар кулланучылар хокуклары темасына алдан әзерләнгән рәсемнәр бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International