Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ләйсән Абдуллина Арча районының Яңа Кишет авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклауга һәм алкоголь продукциясен сатуга кагылышлы мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итте.
Торак пунктта яшәүчеләр товардагы җитешсезлекләр, иминиятләштерү хезмәтләреннән баш тарту, мәҗбүри консультация хезмәтләре һ. б. турында сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.
Барлык сораулар буенча квалификацияле җаваплар бирелде. Очрашу барышында авыл халкына сатып алучылар практикасында еш барлыкка килә торган мәсьәләләр буенча эш итү алгоритмы яңгырады. Чарада катнашучыларга товарлар сатып алганда уяу булырга - сатып алына торган продукциянең яраклылык срокларына һәм саклау шартларына игътибар итәргә киңәш ителде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең «Кулланучылар хокукларын яклау» Интернет - сайты булуы турында сөйләделәр, анда дәгъва үрнәкләрен һәм бик күп файдалы һәм кирәкле мәгълүмат табарга мөмкин.
Чара кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүмати материал һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы тарату белән үрелеп барды.